Ютазы районы игенчеләре – алдынгылар сафында

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Ютазы районы игенчеләре “Иң яхшы комбайнчы” республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча оештырылган тантанада катнашты.

 

Республиканың Игенчеләр сараенда сишәмбе иртәсендә иң мактаулы игенчеләр кабул ителде. Иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыны Татарстан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәбрикләде. Республиканың уңган һәм булган комбайнчылары арасында “Нәбиуллин” хуҗалыгыннан Равил Нәгыймов, “АгроМир” җәмгыятеннән Рамил Касыймов, Мәүзир Латыйпов, “Кәрәкәшле” хуҗалыгыннан Ришат Әхмәтҗанов, Тукай исемендәге агроформированиедән Марсель Йосыпов диплом һәм 100әр мең сум күләмендәге премиягә лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International