Ютазы районының күрү сәләте буенча инвалидлары йөрәкләре белән тоя дөньяны

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортына җыелган күрү сәләте буенча инвалидларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова сәламләде. 

Ул Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе тормышында һәм спорт өлкәсендә активлык күрсәтүче инвалидларны хөрмәтләде. Сүз алган сукырлар җәмгыяте рәисе Гөлнара Абильтарова, үз оешмалары тормышы белән кыскача гына таныштырып узганнан соң, моннан берничә ел элек кенә дөнья куйган, әмма ялкынлы шигырьләре белән бүген дә күпләрнең йөрәгендә яши торган якташыбыз Фәрит Ханнановның җыентыгын тәкъдир итте, шигырьләр җыентыгын район китапханә системасына бүләк итте. Мәдәни чараны дәвам итеп, ул үз җәмгыятьләре тормышында актив катнашучы, социаль сорауларны чишүдә йөз белән борылучы район җитәкчелегенә Сукырлар җәмгыятенең Бөтенроссия Хезмәт Кызыл Байрагы Орденлы Татар региональ оешмасының Ютазы җирле бүлегенең рәхмәт хатларын тапшырды. Гөлнара Абильтарова быел юбилейлы туган көннәрен билгеләп узучы инвалидларны да бүләкләп узды.

Бәйрәм иртәсен район мәдәният йорты артисталры, балалар сәнгать мәктәбе укучылары дәвам итте. Күрү сәләте буенча инвалидлар үзләре дә сәнгатьтәге осталыкларын күрсәтте. Ахырда аларның барысы да изге күңелле иганәчеләрдән бәйрәм күчтәнәчләре кабул итеп алды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International