“Сөембикә” хореография коллективы икенче дәрәҗәдәге дипломант булды

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

“Сөембикә” хореграфия коллективы кызлары республика конкурсында икенче урынны яулады һәм үзләренең уңышларын халыкара дәрәҗәдә ныгытырга ниятли.

26 ноябрьдә Чаллыда милли татар сәнгатенең “Бәхет йолдызы” фестиваль-бәйгесе узды. Ул бөтен Татарстаннан хореография коллективларын, вокалчыларны, биючеләрне, вокаль ансамбльләрне, балалар бакчалары, гомуми белем бирү һәм өстәмә белем бирү мәктәпләре шигырь укучыларын җыйды.

Альбина Әхмәдишина җитәкчелегендәге “Сөембикә” хореографик коллективы икенче дәрәҗәдәге дипломант булды. Коллектив солисты Илвина Вәлиева “соло” номинациясендә беренче дипломант булды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International