“Бие” балалар һәм яшьләрнең хореографик иҗатына багышланган II Халыкара фестиваль-бәйгегә килгән безнең район иҗат коллективын Чабаксар шәһәре ак-ак карлы урамнары белән каршы ала.
Ютазы йолдызчыклары дәрәҗәле жюри хөкеменә дүрт бию тәкъдим итә һәм бәйгенең II һәм III дәрәҗә лауретлары була. Шуны әйтергә кирәк, әлеге фестиваль-бәйгедә “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбленең бары тик биш кызчыгы катнаша. Алар – Влада Салихова, Ралина Нигъмәтуллина, Амалия Хәйртдинова, Минзилә Нурлыгаянова, Дарья Повлюкова. Кызлар башкаруындагы “Тыпырдап бию”е иң яхшы ун бию арасыннан гала-концертка чыга.