Кичә җәмәгать оешмалары вәкилләре, активистлар, шәхси эшкуарлар район башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында Урыссу бистәсендә бара торган төзелеш объектларында булды.
Беренче эш итеп алар бистәгә алып керәчәк урау юл төзелеше белән танышты. Маршрут Солнечный микрорайонында булачак яңа сәүдә ноктасы аша узды. Объездда катнашучылар муниципалитет якын киләчәккә билгеләгән тагын бер план – шушы ук микрорайонда мәйдан һәм парк тергезү күздә тотылуыннан хәбәрдар булды. Ә инде 375 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше, аның территориясендә алып барыла торган масштаблы төзекләндерү эшләре күпләрдә канәгатьлек хисе уятты.