Бәйрәкәтамак авылында яңа медицина учреждениесе ачылды

2017 елның 1 декабре, җомга

Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә янәдән тантана – республика программасы буенча терегезелгән модульле фельдшер-акушер пункты ачылды.

Бәйрәкәтамаклыларны әлеге тарихи көн белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева, районның баш табибы Светлана Шакирова котлады. Авыл халкы исеменнән төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен Алинә Хәбибуллина җиткерде. Яңа объект ишегенә бәйләнгән ал тасманы район кунаклары кискәннән соң, пункт эченә узган бәйрәкәтамаклылар республика бүләгеннән канәгать калуларын яшереп кала алмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International