Иске Урыссу авылы мәдәният йортында тамашачыны мавыктыргыч мәдәни чара утте

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Җомга кичен Иске Урыссу авылы мәдәният йортында тамашачыны мавыктыргыч мәдәни чара көтте. 

“Идел-йорт” милли театр коллективлары арасында старт алган төбәкара фестиваль-бәйге кысаларында Иске Урыссу авылы артистлары Медҗид Баба углы Шамхаловның “Кайнана” комедиясен күрсәтте. Гаилә, ир белән хатын, килен белән каенана проблемасын зур осталык белән ачып салган үзешчән сәнгать осталарының чыгышын халык яратып кабул итте. Артистларның уенын хөкем итәргә дип килгән район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова да канәгать калуын яшереп калмады. Кунак театр коллективына мактау кәгазе тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International