Яссытугай авылында яшәүче Шафигуллиннар йортында – алтын туй

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Декабрь ае Яссытугай авылында гомер итүче Шафигуллиннар гаиләсенә берьюлы ике тантана алып килде – йорт хуҗасы Әдип Габидулла улына 80 яшь тулса, хәләл җефете Галия Габидулла кызы белән иңне-иңгә куеп 50 ел атлаулары исә тагын да яктырак бәйрәмгә әверелде.

Шафигуллиннар күпләргә үрнәк итеп куярлык матур тормыш юлыннан атлыйлар. Әдип ага гомеренең күпчелек өлешен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлый. Үз вакытында “Правда” колхозын алдынгылар сафыннан алып бару белән беррәттән, ул елларда Яссытугай, Димтамак авылларында калкып чыккан социаль-көнкүреш объектлар да аның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Галия апа Урыссу автотранспорт предприятиесендә озак еллар баш хисапчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан шәхес. Алар яхшы балалар тәрбияләп үстерәләр – кызлары Илсөяр – башкала хастаханәләренең берсендә табиб булып эшли, уллары Аяз – әтисе юлыннын китеп, бүген район агротармагында тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе.

Шафигуллиннарны гаилә бәйрәмнәре белән район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова, район ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева, Димтамак авыл җирлегенең башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Ринат Әхмәдишин, юбилярларның элекке хезмәттәшләре, туганнары тәбрик итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International