“Олипм” спорт мәктәбендә “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы узды

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

“Олипм” спорт мәктәбендә “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы узды. Ярышлар шимбә һәм якшәмбе – ике көн дәвам итте.

 Ярышларда тугыз команда - Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Чирмешән һәм Ютазы районнары баскетболчылары катнашты. Спортчылар һәм аларның остазларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова сәламләде. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Ләйсән Сибәгатуллина матур җиңүләр теләде.

Чемпионатка килгән волейболчылар ике спорт залында көч сынашты – кызлардан торган командалар – Урыссуның 2 санлы мәктәп базасында уйнаса, “Олимп” спорт мәктәбенең уен мәйданында беренче булып Ютазы һәм Баулы районнарының малайлар командалары очрашты. Җанатарларның көчле хуплавы астында беренче туплар кәрҗингә очты.

Командаларга җиңүче исемен яулар өчен бик нык тырышырга туры килде. Шулай да малайларга бу юлы фортуна елмаймады – алар беренче өчлеккә эләгә алмады. Ә менә спортчы кызларыбыз шактый уңышлы чыгыш ясады – бер-бер артлы көндәшләрен җиңә барып, алар финалга чыкты. Урыссуның 3 санлы урта мәктәбе кызлары Чирмешән районы спортчылары белән җиңүче исеме өчен көрәш юлына басты. Командаларны нибары дүрт очко аерып торган мизгелләр дә булды. Шулай да безнең кызлар көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты: уен 32гә 20 исәбе белән тәмамланды. Җиңү пьедесталына күтәрелгән кызларның шатлыктан йөзләре балкыды – Ютазы районы волейболчыларының күптән инде мондый матур уңышка ирешкәне юк иде. Ярышларның баш хөкемдары Валерий Терентьев аларны Казанның Баскет-холлында узачак Чемпионатның региональ турында көтеп калуларын хәбәр итте. Малайлар арасында беренче урынган Баулы районы командасы лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International