Узган җомга кичендә район мәдәният йортында ретро-дискотека узды.
Бию мәйданчыгында 70-90 елларның иң популяр хитлары яңгырады. Урыссулылар “Энергия” легендар төркеме солистлары, район мәдәният йорты артистлары башкаруында яңгыраган “тере” җырларны да хуплап кабул итте. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән программа һәркемнең күңеленә юл тапты, һәркемнең күңелен яшәү дәрте белән сугарды, икенче яшьлекләренә алып кайтты.