Каклы-Кул авылында каз өмәсе узды

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәнрдә Каклы-Кул мәдәният йорты җитәкчесе Фирдәвес Муртазин һәм Фәйрүзә Муртазина авыл халкына каз өмәсенә дәшкәннәр.

Каз өмәсе зур бәйрәм. Күп көч һәм вакыт ала торган эшләрне өмә ясап, бергә-бергә ирекле вакытта җыелып эшләү татар халкының борынгыдан килгән йолаларының берсе. Ул халыкны берләштерә, бердәм булырга өйрәтә.  Өмәдә “Уйна, гармун, уйна” ансамбле артистлары һәм авыл өлкәнләре катнаштылар. Өмә җырлар, уен-көлке белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында борынгы җырлар башкарылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International