Әлмәт шәһәрендә узган КВН буенча Татарстан Республикасы чемпионатының зона этабында Ютазы районының шаян һәм тапкыр яшьләре икенче урынга лаек булды.
Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан җыелган алты команда арасында район сәнәгать предприятиеләре эшчеләреннән һәм мәктәп укучыларыннан төзелгән “Граница” җыелма командасы уңышлы чыгыш тоткан КВН буенча чемпионат агымдагы елда республиканың 45 районыннан 200дән артык команданы берләштергән.