Ютазы районы абруен республика дәрәҗәсендә яклау хокукы әлеге бәйгенең муниципаль этабында “Профориентация” номинациясендә җиңү яулаган Урыссуның 3 санлы урта мәктәбе һәм “Экология” номинациясендә беренче урынга чыккан Ютазы урта мәктәбе укучыларына һәм аларның ата-аналарына бирелде. Һәм алар бу ышанычны лаеклы яклады – барлыгы 60 команда арасында чыгыш тоткан Ютазы мәктәбенең бердәм сыйныфы мактаулы икенче урынны яулады. Урыссуның 3 санлы мәктәбе командасы исә призлы урынга ия булды.