Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә халык уен кораллары бүлеге концерты узды.

2017 елның 23 декабре, шимбә

Бүлек тәрбияләнүчеләре яшьтәшләреннән һәм ата-аналардан торган тамашачылар өчен баянда, гитарада, аккордеонда һәм башка халык уен коралларында төрле әсәрләр башкарды. Аларның “Саратов переборлары”, романслары, поппурилары кайнар алкышларга лаек булды. Беренче сыйныф укучылары да үзләренең музыка коралларында уйнарга өйрәнүләренең беренче үрнәкләрен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International