Балачакның иң күңелле бәйрәмнәреннән булган Яңа ел бәйрәменең шулай тиз үтеп китүе белән күңел һич тә килешә алмый. Шуңа күрә безнең халык искечә Яңа елны да зурлап бәйрәп итәргә ярата.
Кече Урыссу авылы балалар бакчасында Иске Яңа ел бәйрәмен үткәргәннәр. Тәрбиячеләр Зилә Минһаҗева, Флүзә Фәхеретдинова, хезмәткәрләр Рәсимә Закирова, Илсөяр Хөсәенова, авыл китапханәсе хезмәткәре Илсөяр Вәлиева сабыйларга бәйрәм кәефе бүләк иткән.