Район үсмерләре: берләре - укымый, икенчеләре - комендант сәгатен боза

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Районның балигълык яшенә җитмәгән комиссиянең бүген узган утырышында үз вазифаларын җиренә җиткереп үтәмәгән ата-аналар белән беррәттән, төрле тәртип бозу юлында ачыкланган балалар да тикшерелде.

Урыссуда яшәүче хатын-кызларның берсе, аракы эчүгә башын салып, балигълык яшенә җитмәгән улын кышкы лагерьдан каршы алырга оныткан. Ютазы авылында яшәүче малайларның берсе спиртлы эчемлек куллануда гаепләнде. Шул ук торак пунктта гомер итүче бер кыз комендант сәгатен бозган. Район үзәгендә урнашкан мәктәпләрнең берсендә белем алучы малай укырга теләми... Һәр тикшерелгән административ беркетмә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International