Ютазы районында тузган йортлар сүтелә

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Агымдагы атнада Урыссу бистәсенең Пушкин урамы буенча урнашкан ике катлы иске йортны сүтү башланды.

Соңгы елларда районда республиканың “Тузган торак” программасы буенча шактый күләмле төзелеш эшләре алып барылды. Бик күп гаиләләр якты һәм уңайлы фатирлага күченеп, яңа йорт туйларын бәйрәм итте. Район башкарма комитетының торак сәясәте бүлегеннән бирелгән мәгълүматларга караганда, район буенча барлыгы 19 йорт сүтеләчәк. Шуларның бишесе инде сүтелеп тә өлгергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International