Ютазы районы чаңгычыларына икеләтә бәйрәм

2018 елның 20 гыйнвары, шимбә

Бүген Кымыз-Тау спорт базасында республика программасы буенча тергезелгән чаңгы-прокат базасын ачу тантанасы булып узды.

Чарада күп санлы ютазылылар, чаңгы спортын яратучылар катнашты. Аларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул республика күләмендә югары уңышларга ирешүче “Олимп” спорт мәктәбенең чаңгычылар командасы тренеры Таһир Гыйздетдиновка кыйммәтле бүләк тапшырды. Яңа объект ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы да Рөстәм Нуриев белән Таһир Гыйздетдиновка бирелде. Тантана чаңгы сезонын ачу белән үрелде. Чаңгы юлына район предприятиеләреннән, мәктәпләрдән, авыл җирлекләреннән җыелган 14 команда чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International