Бүген районга эш визиты белән республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.
Министр гражданнарны кабул итте. Әйтик, урыссулы Нурия Җәләева хезмәт ветераны исеме бирү шартлары белән кызыксынды. Ютазы авылында яшәүче пенсионер Нәкыя Шәрәфиеваны исә сугыш чоры балаларына ташламалар борчый булып чыкты. Эльмира Зарипова сорауларга анык җаваплар бирде.