Иске Каразирек авылы хылкы элек-электән үк эшкә ныклыгы, тормышка мөкиббән китүе белән аерылып торды.
Бүген дә алар илдә икътисади кризис бара дип күңел төшенкелегенә бирелеп утырмыйлар. Шәхси дөньяларын көтәләр, күңелләрен рухи азык белән баеталар. Мәдәният йорты сәнгатькә гашыйк кешеләрнең шат авазыннан гөрләп тора. Сәхнәдә җирле артистлар җир җимертеп репетиция ясый – “Кайнана” спектакле белән алар гастрольләргә чыгып китәргә әзерләнә.
Икенче бер бүлмәдә кызлар түбәтәй чигә, “Оста куллар” түгәрәгенә җыелган апа-җиңгиләр, үз компанияләрен булдырып, кул эшләре белән мәшгуль – кайсы йон яза, кайсы җегерли, бәйләм бәйли, чигә... Шул арада күңелләрне җилкендереп уйнаган гармун моңына кушлылып биеп, аркаларын да язып алалар. Менә кайда ул чын тормыш, көнләшеп үләрлек. Әлбәттә, ак көнләшү.