Район медикларына иганәчеләр ярдәме

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Урыссу хастаханәсе район иганәчеләре ярдәме белән үзенең матди базасын ныгыта алды.

Шәхси эшмәкәр Нияз Биктимеров 200 мең сумга сатып алып биргән компьютер җиһазлары тар белгечлектәге табибларның эш урыннарын тагын да камилләштерүдә зур ярдәм булган. Район үзәк хастаханәсенә тагын бер шәхси эшмәкәр – Урыссуда күптән түгел генә ачылган җиһаз кибете хуҗасы Анфиса Нуретдинова ярдәм күрсәткән – ул медицина персоналына 165 мең сумлык интерпретацияле электр тонометры бүләк иткән.

Район һәм хастаханә җитәкчелеге әлеге юмарт күңелле кешеләргә зур рәхмәт белдерә! Эшләрендә яңадан-яңа уңышлар тели!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International