Әбсәләмлеләр - иҗади кешеләр

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Әбсәләм авылындагы клубта, җирле халыкның күпьяклы кызыксынуын искә алып, аларның үсешенә ярдәм итәләр.

Авылда инде берничә ел рәттән «Сердәш» фольклор ансамбле уңышлы гына эшли. Ул бу көннәрдә чираттагы республикакүләм конкурска әзерләнә, репетицияләр үткәрә. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә аларга халык ансамбле исемен бирү мәсьәләсе хәл ителү алдында тора. Мәдәният йортында шулай ук кул эшләре түгәрәге уңышлы эшләп килә. Анда, хәтта, малайлар да зур кызыксыну белән шөгыльләнә. Әле күптән түгел генә балалар өчен тагын ике яңа түгәрәк – театр һәм бию түгәрәкләре ачылган. Алар, үз чиратында, укучыларга үзләрен сәхнә сәнгатендә сынап карарга мөмкинлек бирә. Ә мәдәният йортында урнашкан китапханәсендә әдәбият сөючеләр өчен төрле жанрдагы китаплар да бар.

Әбсәләмлеләрнең иҗади тормышы турында тулырак «Ютазы таңы» газетасында укый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International