Ютазы чаңгычылары – республика Спартакиадасы призерлары

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Тренер Таһир Гыйздетдинов җитәкчелегендәге район чаңгычылары “Сәламәтлек” XV кышкы Спартакиада кысаларында узган Татарстан Республикасы чемпионатында уңышлы гына чыгыш ясады.

25 гыйнвардан алып 27 гыйнварга кадәр Сарманда үткәрелгән классик стильдәге һәм эстафета ярышларында егермедән артык команда көч сынашты. 3×3 чакрым арада эстафета ярышында Айназ Габдрахманова, Гөлназ Закирова һәм Лилия Габитова составындагы районның кызлар командасы көмеш медальгә лаек булды. 3×5 чакрым дистанциядә  Әмир Әхмәтҗанов, Владислав Князев һәм Илмир Латыйпов составындагы команда бронза яулады. ТР Чемпионаты нәтиҗәләре буенча район чаңгычылар командасы икенче урынга чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International