Бүген Ютазы районының актив яшьләре район башлыгы Рөстәм Нуриев белән түгәрәк өстәл артында очрашты.
Табигый вәзгыять шартларында алар район тормышы турында әңгәмә кордылар. Район предприятиеләреннән җыелган активистлар үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләделәр. Яшь буын вәкилләре Рөстәм Нуриев белән районда яшәүчеләрнең тормышын, асылда, ялын тагын да мавыктыргычрак итү буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.