Ютазы мәктәбендә – комиссия утырышы

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы район комиссиясенең күчмә утырышы Ютазы мәктәбе базасында очраклы гына үтмәде – әлеге уку бинасында белем алучы балаларның тәртибе көн кадагында торды.

Иң беренче эш итеп алкольле эчемлек кулланган малайлар компаниясе тикшерелде. Аларны спиртлы эчемлек белән тәэмин итүче кеше дә җәзага тартылды. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова кичке якта еш кына урамда йөрергә яратучы кыз балалар белән дә профилактик сөйләшү уздырды.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International