Подгорный бистәсендә – гражданнар җыены

2018 елның 2 феврале, җомга

Кичә район торак пунктларында һәм хезмәт коллективларында җыеннар башланды.

Подгорный бистәсенең күпфункцияле үзәгенә җыелган Бәйрәкәтамак авыл җирлеге халкын үз башлыклары Зөлфия Әгълиева узган елда башкарылган эшләргә анализ ясады, агымдагы елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Район эчке эшләр бүлеге вәкиле Рөстәм Ногоманов Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә күзәтелә торган оператив вәзгыятьне бәян итте. Җыенны дәвам иткән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова районда тормышка ашкан тулаем эшләр белән таныштырды. Ахырда район хезмәтәре халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Ә алар шактый булып чыкты. Тулырак мәгълүмат белән гәҗитнең алдагы санында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International