Али ага Хәмидуллинның тылсымлы агач дөньясы

2018 елның 2 феврале, җомга

“Агачның  җаны бар – аны тоя белергә генә кирәк” – Али Хәмидуллин менә шулай дип еш әйтергә ярата.

Мәктәп партасы артында утырганда ук агачтан үзочкычлар, сыерчык оялары ясаган малайга агач дөньясына мәхәббәт, мөгаен, озак еллар урманчы булып эшләгән әтисе Хәбибулла агадан күчкәндер.

Күптән түгел 65 яшен бәйрәм иткән Али Хәмидуллин Бәйрәкә авылында туып-үсә. Туган авылы мәктәбен тәмамлаган егет Бөгелмә индустриаль-педагогик техникумында техник-механик һәм авыл хуҗалыгы механизациясе һөнәрләрен үзләштерә. Әмма аның беркайчан да кулыннан агач төшми. Совет армиясе сафларында хәрби бурычын үтәгәндә дә ул картиналар ясап, әти-әнисенә бүләк итеп юллый торган була. Күз атып йөргән сөйгән кызы Галиясен дә, үз куллары белән ясаган балдак һәм брошкалар бүләк итеп, тәмам үзенә гашыйк итә.

Гаилә корган ир шәхси тормышын үз йортын тергезүдән башлый. Кулына балта тотып, зур эшкә алынганда аңа нибары 24 яшь кенә була. Ихатада бер-бер артлы калкып чыккан сарай, мунча, гараж, балта остаханәсе – барысы да Али Хәбибулла улының тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Хатын-кызның кулыннан төшми торган оклау, бәрәңге изгеч, ризык турый торган такталар дисеңме, балта саплары, җиңел тырмалар, кием элгечләр, декоратив савыт-саба, картиналар, шкатулкалар, шәмдәлләр... Бүлмәләрдәге гөлләр дә Али абый бизәкләп ясаган куйгычларда тагын да матуррак күренә.

Али Хәбибулла улы 39 ел гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлый. Бәйрәкә мәктәбендә технология, рәсем, сызым, астрономия кебек фәннәрдән дәрес укыткан мөгаллим, балаларга тракторда эшләү нигезләрен дә өйрәтә. Юк, ул әлеге дәресне методик белешмәләрне укып кына уздырмый. Укытучы шәхси үрнәгендә балаларга техника белән аңлашу серләрен төшендерә – ул туган авылы кырларында бер генә ел ашлык суктырмый.  Бүгенге көндә “АгроМир” җәмгыятенең алыштыргысыз механизаторлары Мәүзир Латыйпов, Рөстәм Касыймов нәкъ менә Али Хәмидуллин мәктәбен узалар. Нәкъ менә шушы укытучы аларга тормыш дәресен аңлатып бирә.

Бүген Бәйрәкә мәктәбендә хезмәт дәресен укыта торган Марат Латыйпов остазы эзеннән киткән укытучы. Баулы шәһәре лицеенда хезмәт юлын башлаган Дамир Хәйруллин да укытучысыннан күчкән агач эшенә мәхәббәтен саклап, тормыш юлыннан атлый. Али ага үзе дә тик тормый. Кулына пумала алып рәсем төшергәндә, балта тотып, бизәк ясаганда, ул бар дөньясын оныта ул, ди якыннары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International