Урыссу гимназиясенең йөзе белем сыйфатында чагылачак

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Агымдагы атнада Ютазы районы тормышында тарихи вакыйга булды – Солнечный микрорайонында төзелгән өр-яңа мәктәптә дәрескә дәшеп, кыңгырау шылтырый башлады.

Урыссу гимназиясендә үзгә тәртип ишек төбеннән ук башлана. Куркынычсызлык максатында уку йорты пропусклы система белән җиһазландырылган. Керү группасындагы бер ишектән - башлангыч, икенчесеннән урта һәм өлкән сыйныф укучылары уза. Алар  барысы да алдан ук ясап куелган пропусклар белән тәэмин ителгән.

Уку йорты директоры Гөлдания Белалова белән башлангыч сыйныф укучылары укый торган блокка узабыз. Беренче сыйныфта математика дәресе бара. Якты һәм җылы бүлмә, уңайлы җиһаз, укучылар яратып өлгергән сыйныф җитәкчесе – сабыйларның шатлыктан йөзләре балкый. Аларга хәтта артык сорау биреп торуның кирәге дә юк иде. Тәнәфес игълан итеп шылтыраган кыңгырау тавышына ияреп, алар белән уен бүлмәсенә үтәбез. Йомшак җиһазлар, өстәл һәм урындыклар куелган бүлмәнең төп байлыгы - психологик йөкләнешне киметә торган өстәл уеннары һәм биредә укучылар гына шөгыльләнеп калмый икән.

-  Атнага ике тапкыр 7 санлы балалар бакчасыннан мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче нәниләр дә килә – алар үзләренең булачак укытучылары белән төрле мавыктыргыч һәм танып белү уеннары уйныйлар, шул рәвешле без “Мәктәп – балалар бакчасы: күчә баручанлык” программасы кысаларында эш алып барабыз, - дип сөйли Гөлдания Нурлыгаян кызы.

Уку йорты җитәкчесе белән физика, химия кабинетларына үтәбез. Алар югары таләпләргә җавап бирә торган уку җиһазлары һәм тәҗрибә уздыру өчен төрле әсбаплар белән тәэмин ителгән. Гимназиянең ике китап саклау урыны булган үз китапханә системасы бар – иркен уку залындагы парталарда планшетлар тора. Яңа уку йортына күчү уңаеннан китапханә 3500 данә әдәбият белән тулыландырылган. Төгәл һәм гуманитария фәннәрен өйрәнүдән тыш, малайлар һәм кызлар технология дәресендә кулинария һәм кул эшләре серләрен дә үзләштерәчәк.

 Без ашханәсенә дә керми кала алмадык – балалар ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Тәнәфестә укучылар коридор уртасында урнаштырылган идән шахматы уйный.

  Бүгенге көндә гимназия укытучылар, техперсонал белән 100 процент тәэмин ителгән. Федераль программа буенча укытучыларның һәрберсенә шәхси оргтехника бирелгән, сыйныфларда интерактив такта куелган, хәтта, уку йортында дресс код мәсьәләсе дә көн кадагында тора - педагогик коллектив бердәм кием формасы белән тәэмин ителгән.      

- Әлеге заманча эшләнгән гимназиягә без дә буш кул белән күчмәдек. Соңгы өч ел дәвамында без фән олимпиадаларында матур уңышка ирешәбез. Узган елда бер укучыбыз рус теленнән халыкара олимпиадада җиңү яулауды. Агымдагы уку елында да безнең укучыларыбыз олимпиадаларның муниципаль этабында 47 призлы урын яуласа, дүрт укучыбыз республика күләмендә призер булды. Шулай булгач, без үзебезнең зур коллективыбыз белән белем бирү сыйфатын тагын да яхшырту өстендә эшләүне һәм заман белән бергә атлауны максат итеп куябыз, - дип сүзен йомгаклады Урыссу гимназиясе директоры Гөлдания Белалова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International