Бүген музейда совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 29 ел тулу хөрмәтенә "Авылдашларыбыз кайнар нокталарда" дип исемләнгән лекция узды.
Чарада Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар әлеге көннең тарихы белән танышты. Тугыз елдан артыкка сузылган сугыш барыбызның да күңелләрендә сагыш, моңсу хисләр уята. Шушы еллар эчендә күпме гаиләгә кара табутлар кайтты, күпме яшь егетләрнең гомере өзелде, күбесе инвалид булып калды. Һәм бу көнне без барыбыз да хәсрәт кичергән гаиләләр белән бергә кайгырабыз, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган ватандашларыбызны искә алабыз. Бу әһәмиятле вакыйгага бәйле рәвештә, музейда үткәрелгән чарада Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән авылдашларызның шәхси әйберләре, фотодокументлар күрсәтелде, солдат тормышындагы кайбер фактлар турында мәгълүмат бирелде.