Ютазы районы хатын-кызларына демографик вәзгыятьне яхшыртуда катнашу тәкъдиме яңгырады

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

14 нче февраль көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова бюджет тармагы хезмәткәрләре белән очрашты.

Традицион рәвештә ул 2017 елда районда башкарылган эшләр белән кыскача гына таныштырып узды, һәр тармак эшенә анализ ясады. Светлана Пройдакова агымдагы елга билгеләнгән сорауларга тукталды. Әлбәттә, тулаем территориаль продукция җитештерүне арттыру – төп бурычларның берсе булып тора. Ремонт һәм төзелеш. Юллар һәм тротуарлар. Күп профильле уку базасы оештыру. Укучыларның белем алу дәрәҗәсен күтәреп, бердәм дәүләт имтиханнар нәтиҗәләрен тагын да яхшырту. Әмма районда демографик вәзгыять яхшы якка үзгәрмәсә, бу чараларның кемгә кирәге кала? Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары залда утырган хатын-кызларны бөтен бер милләт язмышын хәл итәргә сәләтле булган әлеге проблемага бик җитди карарга чакырды. Өстәвенә, бала туган гаиләләргә ел башыннан түләүләрне дә арттырдылар...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International