Әфган җире сыный Ютазы ирләрен

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

15 февраль – бәйрәм көне түгель. Ул хәтер көне. Советлар Союзы алып барган соңгы зур сугышны, яу кырларында башын салган совет солдатларын искә алу көне.

Әфган җиреннән чыгарылуына 29 ел тулуга багышланган митингта, әлбәттә, төп кунаклар әлеге кайнар ноктада көрәшкән элекке совет солдатлары булды. Кулларында уттай янып торучы кызыл кәнәферләр булса, күзләрендә аларның сагыш һәм уй иде.

Әфган сугышына Ютазы җиреннән 78 ир-егет юллана. Шуларның өчесе туган якларына әйләнеп кайтмый. Төрле тән яралары һәм авырулар аркасында имин тормышта тагын 12 хәрби-интерноционалистның гомере өзелә.Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова, хәрби-интернационалистларның район советы рәисе Ринат Кадыйров чыгыш ясады. Яу кырында башын салган совет солдатларын бер минут тын калып искә алдык, һәйкәл итәгенә рәхмәтле буыннан күп санлы чәчәкләр ятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International