Ибраһим Хәлфинга багышланган фәнни - гамәли конференция узган

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Каразирек мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарәфиева Фәйрүзә Рафаэл кызы XIII республика күләмендәге Ибраһим Хәлфинга багышланган фәнни- гамәли конференция кысаларында узган дәрес һәм дәрестән тыш чаралар конкурсында I дәрәҗә дипломга лаек булды. 

Укытучы язучы Аяз Гыйләҗевның 90 еллык юбилее хөрмәтенә төзелгән “Милли хисеңне эштә күрсәт” дигән тәрбияви чара эшкәртмәсе тәкъдим итте. Конференциядә дипломнарны язучының тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International