Бәйрәкәтамак авылында яшәүче Мотыйгулла ага Габдуллинга – 90 яшь

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Баулы районының Яңа Шалты авылында дөньяга килә ул. Балачак еллары дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Шулай да малай җиде сыйныф белем ала. 

Дүрт ел ярым гомерен хәрби хезмәткә багышлый. 1953 елда Мотыйгулла ага гаилә кора. 57 ел бергә яшәгән хәләл җефете Мәдинә Шәрифулла кызы белән алар дүрт бала – бер кыз, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Төрле тармакларда намус белән хезмәт куйган әлеге сөйкемле бабайның күкрәген күп санлы медальләр бизи. Тыл хезмәтчәне Мотыйгулла Мосыйфулла улы Габдуллинны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева, авылдашлары, балалары тәбрик итте. Соңгылары исә үзе бер өй эче – чал чәчле якташыбыз үзе гомер бүләк иткән уллары һәм кызының гына түгел, ике дистәдән артык онык һәм оныкчыкларының да кадер-хөрмәтен тоеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International