Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм уенында дүрт команда очрашты. Урыссу бистәсе спортчылары белән волейбол мәйданында көч сынашырга күрше Октябрьский каласы командасы да килде. Бәйрәм иртәсе булуы үз сүзен әйтми калмады – гүзәл затларыбызның һәр хәрәкәтендә күңел көрлеге чагылса, йөзләреннән елмаю чаткысы китмәде. Алар үз уеннарыннан зур канәгатьлек алды – менә шунысы иң мөһиме!