Акбаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мәгъданис Гыйздәтгәрәй кызы Әхмәтҗановага бүген 90 яшь тулды.
Әмма бөтерчек кебек, җиңел сөякле әлеге хатын-кызга һич кенә дә табигый яшен бирерлек түгел. Хезмәт арбасына җигелеп узган гомер елларын барлаган Мәгъданис әбинең тормышын, мөгаен, менә шул һәрвакыт хәрәкәттә булуы озын иткәндер дә. 81 яшенә кадәр чалгы селтәп печән чапкан юбиляр бүген дә эшсез утыра алмый. 33 ел дәвамында бер гаилә булып яшәүче улы һәм килене өчен ул бүген дә зур терәк һәм киңәшче. Сүз уңаеннан, Мәгъданис Гыйздәтгәрәй кызы дүрт бала анасы, ике дистәдән артык онык һәм оныкчыкларның яраткан әбисе.
Хезмәт ветераны Мәгъданис Гыйздәтгәрәй кызы Әхмәтҗанованы олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Тимербаева, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Нәфисә Хөснетдинова тәбрик итте. Озын гомерле якташыбыз Россия Президенты Владимир Путиннан да адреслы котлау телеграммасы кабул итте.