21 нче мартта район мәдәният йортында Урыссу мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе оештырылды.
Чарада катнашучыларны сәламләгән халык мәшгульлеге үзәге директоры Наил Миңневәлиев малайларны һәм кызларны күңелләренә хуш килган һөнәр сайларга чакырды. Ярминкәдә катнашкан Бөгелмә һәм Октябрьскийдан чаырылган көллият һәм техникум вәкилләре үз уку йортлары турында мәгълүмат җиткерде. Ярминкәдә алты уку йорты катнашты.