Ютазы районы игенчеләре зур җыенда

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Язгы кыр эшләре алдыннан традицион рәвештә уза торган агрономик конференцияне быел “Таң” җәмгыяте базасында оештырылды.

Конференциянең беренче көн өлеше машина-трактор паркында башланды. Хәзерге вакытта механизация тармагында авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру дәвам итә, чәчүдә ике агрегат катнашачак, берсе – запаста торачак. Хуҗалар узган елда сатып алган  «Быстрица» чәчкеченең техник сыйфатлары катнашучыларда зур кызыксыну уятты. “Таң” җәмгыяте элек-электән үк тәртипкә салынган ашлык складлары белән аерылып торды. Өстәвенә, алар орлыкка да бай булса, үзе бер бәрәкәт. Җәмгыять сортлар яңарту өстендә эшли. Быел ул 300 гектада борчак чәчүне күздә тота – җитәрлек орлык хәстәрләп куелган.

Конференциянең пленар өлешендә  2017 елда эшләнгән агрочараларга нәтиҗә ясалды, агымдагы елга планнар билгеләнде. Агымдагы елда сабан культураларын 23,6 мең гектарда чәчү күздә тотыла. Шуның 13 мең ярым гектарында – бөртекле һәм кузаклы культуралар урнашса, җиде мең гектарга якын мәйданны терлек азыгы, шул исәптән өч меңнән артык гектарын кукуруз биләячәк...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International