28 нче март Россиядә игълан ителгән милләтара матәм көненә Ютазы районы халкы да кушылды.
Кемерово шәһәренең “Красная вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгын аркасында гомерләре өзелгән 60тан артык кеше, шул исәптән күп сандагы балаларны искә алып, бу көнне Урыссу бистәсенең Гаилә паркы янына халык иртәдән үк агылды. Алар чәчәкләр, йомшак уенчыклар, шәмнәр алып килде. Ап-ак кар өстендә шәмнәрдән төзелгән “Кайгырабыз” сүзе йөрәк ярасын тагын да саркыта кебек тоелды. Фаҗигадә үлгән кешеләр истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Митингта катнашкан йөзләгән кеше кулларыннан зәңгәр күккә меңләгән ак шарлар күтәрелде. Шундый ук чаралар башка торак пунтктларда да узды. Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина хәбәр итүенчә, Ютазы авылында оештырылган митингта балалар, өлкәннәр, тулы гаиләләр катнашкан.