Үзешчән сәнгать осталары арасында ел саен традицион рәвештә уза торган сморт-бәйгеләр башланды.
Мәдәни чара быел Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды. Ютазы, Кәрәкәшле, Алма-Ата, Салкын Чишмә, Урал торак пунктлары артистлары Ютазы авылы мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш тотты. Бу кичне, әлбәттә, сагышлы җырлар, шигырьләр күбрәк яңгырады. Биюләрдә дә сугыш темасы чагылдырылды. Смотр-бәйгедә өлкәннәр белән беррәттән балалар да катнашты – бу үзе бер ватанпәрварлык тәрбиясе булып тора.