Район терлекчеләре агымдагы елның беренче кварталына нәтиҗә ясады

2018 елның 30 марты, җомга

Тукай исемендәге җәмгыять базасында район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт ветеринария берлеге белгечләре агымдагы елның беренче өч аенда терлекчелек тармагы эшчәнлегенә анализ ясады. Бүген авыл хуҗалыгы тауары җитештерү күләме республика бюджетыннан бүлеп бирелә торган субсидияләргә бәйле булуын күздә тотсак, эш барышында кимчелекләргә юл кую безгә бер дә отышлы түгел, дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин. Белгечләр фермаларда санитар көннәр оештыруны максат итеп куеп, санитария таләпләрен үтәүне дә алгы планга куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International