Ютазы районы боксчыларына җиңүгә омтылыш көч бирде

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Узган атнада “Олимп” спорт комплексында Ютазы районы кубогына бокс буенча ачык турнир үтте.

Ярышлар өч көн дәвам итте. Рингта Татарстан, Башкорстан, Марий Эл Республикалары, Оренбург өлкәсеннән җыелган күп сандагы спортчылар очрашты. Безнең район абруен егермегә якын боксчы яклады. Ютазы районының өметле боксчысы, күпсанлы ярышлар җиңүчесе Егор Томкин белән Йошкар-Оладан килгән боксчы Данила Ажибаев арасында барган көрәш җанатарларны аз борчылырга мәҗбүр итмәде. Шулай да безнең Егор тагын бер кат үзенең көчле боксчы булуын раслады. Ә менә кечкенә Илсияр Баһаутдинова исә ринг уртасына чыгып, Бөгелмә спортчысы Самира Харисовага каршы бер-ике шундый зур осталык белән бер-ике генә хәрәкәт ясарга өлгерде, аны хөкемдардар шундук җиңүче дип игълан итте. Ярышларда Илсиярнең бертуган абыйсы Илдар да катнашты. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, абыйлы-сеңелле Баһаутдиновларга бу көнне җиңү елмайды. Турнирның башка җиңүчеләре белән газетының җомга көнендә чыгачак санында укып танышырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International