Бу көннәрдә “Олимп” спорт комплексында грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге хәзерлек бара.
Октябрьский шәһәрендә апрельнең беренче ун көнлегендә – үсмерләр, Мәскәү шәһәрендә 9 апрельдән алып 13 апрельгә кадәр яшьләр арасында узачак Россия беренчелегендә катнашу өчен 20 спортчы шөгыльләнә. Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән җыелган спортчылар арасында Ютазы районы вәкиле Алинур Хәмитов та бар. Россия беренчелегенә спортчыларны бер халыкара класслы спорт мастеры – дөнья чемпионы, биш Россия спорт мастеры әзерли, дип хәбәр итте “Олимп” спорт комплексы директоры Сергей Рузанов.