Көрәк, тырма, себерке белән дуслашабыз

2018 елның 6 апреле, җомга

Санитар икеайлык кысаларында игълан ителгән бүгенге өмәдә төшке ашка кадәр 100гә якын урыссулы катнашты.

Иртәдән үк көрәкләр белән коралланган район хакимияте хезмәтләре “ак йорт” алды террриториясендә карны ыргытты. Чернобыльчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәл янында без, район гәҗите коллективы белән бергә халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәрләре кар ыргытты. Район мәдәният йорты хезмәт коллективы мемориаль территориясендә эшләде. “Бетон+” җәмгыяте эшчеләре үзләренең административ биналары янында кар ыргытса, химия заводы һәм Урыссу руда булмаган матераиллар табу предприятиесе хезмәтчәннәрен үзләренә беркетелгән урамнарны себергәндә очраттык. Урыссуның 4 санлы балалар бакчасы коллективы да өмәгә дәррәү чыккан иде. Урыссуның 3 санлы мәктәп ишек алдында  укучылар кар ыргытты. “Олимп” спорт комплексы янында да кар шактый мәйданда каезланган иде. Шәхси эшмәкәрләргә килгәндә, әйтик, Муса Җәлил урамында урнашкан “Авоська” кибете янында кар әллә кайчан җилләп бетте инде. Рәхәтләнеп себерергә була, тик без беркемне дә очратмадык. Ә менә Пушкин урамындагы фототочка хуҗасы Алексей Мизгерев үз объкты каршындагы территориядә тәртип урныштырырга чыккан иде.

Мондый өмәләр әле алда бик күп булачак – икеайлык башланды гына. Көрәк, тырма, себеркене тотарга йөрәнергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International