Район үзешчән сәнгать осталары арасында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган смотр-бәйге дәвам итә.
“Дан, сиңа, Ватаным” исеме астында уза торган мәдәни чараның чираттагысын Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы башлап җибәрде. Узган елларда да шаян скетчлар уйнап, кадриль биеп, тамашачының күңелен әсир иткән медиклар,агымдагы елда да җырын һәм биюен шуклык беләп бергә кушып, оптималь вариант тапкан булып чыкты. Алар “Ял вакытында” сәхнәләштерелгән тамаша белән халыкны үзенә каратты.
Үзәкләштерелгән китапханә системасы вәкиле Юлия Агафонова башкаруында яңгыраган “Это просто война” җыры, белмим, кемнең генә йөрәген кысылып куярга мәҗбүр итмәде икән?! Җәмәгать тормышында актив катнашучы сукырлар оешмасы бу юлы да читтә калмаган булып чыкты. Гитара кылларыннан агылган моңга ияреп “Миләшләрем”не җырлаган Илмира Арсланова үзенең гадилеге, үзенең самимилеге белән күңелләрне яулады. “Бөгелмә электр челтәрләре” җәмгыяте баянчылары бертуганнар Ленар һәм Ильяс Аюповлар уйнаган татар халык җырларына тезмә исә чын гармун моңына сусаган җаннарга сары май булып ятты.
Сморт-бәйгене “Электросоединитель” җәмгыяте үзешчәннәре дәвам итте. Заводлылар, һәр елдагыча, үзләренең мини-концерты белән сәхнә тотты. Хезмәт коллективының визит карточкасына әверелгән “Родники” хоры чыгышы, нәфис сүз, хәрби җырлар һәм биюләр – барысы да Ватанга дан җыры булып яңгырады.