Ютазы районы механизаторларының хезмәте яхшы бәяләнде

2018 елның 13 апреле, җомга

Агымдагы атнада район агроформированиеләрендә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Фәрит Әхмәтов катнашында эшче комиссия эшләде.

“Таң”, “Уңыш”, “Нәбиуллин”, “Кәрәкәшле”, “АгроМир”, Тукай исемендәге һәм “Вәлиев” хуҗалыкларында булган белгечләр беренче эш итеп тракторларның кырга чыгарга хәзерлеген, аларның техник карау узуын тикшерде. Күчмә ремонт звенолары булуы ачыкланды. Эш планына ярашлы агрегатлар хәзерлеге бәяләнде. Фәрит Әхмәтов хуҗалыкларда орлык фонды күләме һәм аның сыйфаты белән дә кызыксынды. Орлыкны агулап чәчүгә күрелә торган хәзерлек шулай ук көн кадагында тора торган сорауларның берсе.

- Тулаем алганда, районда язгы кыр эшләренә хәзерлек яхшы. “АгроМир”, "Уңыш”, Тукай исемендәге хуҗалыкларда куелган хезмәт аеруча югары  бәя алды. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә барлык агроформированиеләрдә дә авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру тулы көченә бара. Механизаторларга кытлык юк. Орлык фондының тулысы белән югары сыйфатлы булуы да күп нәрсә турында сөйли, - дип хәбәр итте башкала белгече Фәрит Әхмәтов.

 Шул ук вакытта ул урыннарда хезмәт куркынычсызлыгы юнәлешенәдә эшләп җиткерәсе чаралар барлыгына басым ясады. Җитәкчеләргә хезмәтне саклау мәсьәләләренә игътибарны арттырырга чакырды. Кеше сәламәтлеге бәрабәренә үстерелгән икмәкнең бәяләргә бик кыен, ә кайвакыт мөмкин дә түгел. Шуңа күрә эшчеләрнең язмышы беренче чиратта кайгыртылырга тиеш, дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International