Балалар иҗат үзәгенең “Сөембикә” бию коллективы (җит. А.В. Әхмәдишина) Яр Чаллы шәһәреннән яхшы нәтиҗәләр белән әйләнеп кайттылар.
Эстрада иҗатының “колибри-2018” яшь башкаручылар XII төбәкара фестивалендә катнашырга 105 бию коллективы теләк белдергән, әмма безнекеләр бу кадәр көндәшчеләр арасында югалып калмаганнар. Фестиваль нәтиҗәләре буенча “Кнопочки” 1 кече төркем 1 дәрәҗәдәге лауреат исеменә, “Сөембикә” 2 кече төркем 1 һәм 2 дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булганнар.
Бию коллективына яңадан-яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.