Әлеге уңайдан, Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда да язгы чаралар башланды. Акция кысаларында, 21 апрельдә, “Я – гражданин России! Мин – Татарстан баласы” дип исемләнгән күрсәтмә лекция оештырылды. Чарада катнашкан Кәрәкәшле мәктәбенең 6-7 сыйныф укучылары кешелек тарихында мөһим документ булып торган паспортларның тарихы, илебезнең атрибутикасы белән танышты. Балаларга шулай ук музей архивында сакланучы, төрле елларга караган паспортлар да күрсәтелде.