Иске Каразирек авылында - Җирле үзидарә көне

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Авыл китапханәчесе Флүзә Кәрипова җирле үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән генә котлап калмды. Ул алар өчен викторина төрендәге күңелле сюрприз да әзерләгән иде.

 Сүз алган Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев авыл тормышында катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде, очрашуда ветераннар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре дә катнашудан файдаланып, авыл советы алдында торган бурычлар һәм планнар туында сөйләде. Әлбәттә, ул биргән мәгълүмат бөтен кешене дә, асылда, безне, мәдәният хезмәткәрләрен тулаем канәгатьләндермәде – сәхнә костюмнары сатып алуга, аппаратура ремонтлауга акча юклыгы бераз күңелләрне төшерми калмады. Шул ук вакытта без авылда ярдәм кулы сузардай иганәчеләр юклыгын да яхшы аңлыйбыз. Шулай булгач, үз көчебезгә, үз инициативабызга таянып, яшәүне дәвам итәбез. Кичәдә үзешчән сәнгать осталары сморт-бәйгесендә катнашып кына калмыйча, җиңү яулаган җирле артистларыбыз бүләкләнде. Алар – авыл җирлеге сәркатибе Гөлнара Котловская һәм  авыл кибете сатучысы Рәзимә Кашапова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International