Хәрби хезмәткә язгы чакырылу кампаниясендә Ютазы районыннан 22 егет армия сафларына алына.
Хәрби хезмәткә китәчәк егетәр өчен бүген районда Призывник көне оештырылды. Булачак солдатлар, гадәттәгечә, “Олимп” спорт комплексында физик күнекмәләр буенча ярышта катнаштылар. “Урыссу” кафесына төшке ашка чакырылган егетләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова, Ютазы районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Рима Муллагалиева һәм Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин сәламләде. Баулы һәм Ютазы районнарының хәрби комиссары Илшат Гарифуллин якын көннәрдә армия сафларына китәчәк егетләргә повесткалар тапшырды. Район мәдәният йорты артистлары һәр җырлары аша аларга хәерле юл теләде.