“АгроМир” җәмгыятендә техника кабул ителде

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарсә белгечләре, “АгроМир” җәмгыятендә эшләүче хезмәттәшләре белән берлектә, язгы кыр эшләрендә катнашачак техника арсеналын кабул итте.

Хезмәт коллективының баш икътисадчысы Рамил Сафиуллин хәбәр итүенә караганда, бүген 32 берәмлек авыл хуҗалыгы машинасының хәзерлеге ачыкланган һәм алар югары бәя алган. Моңа кадәр 27 берәмлек трактор һәм аларга өч арбага уздырган техник карау да шундый ук яхшы әзерлек дәрәҗәсендә узган иде.

- Мондый чараларда механизаторларның турыдан-туры катнашуы эштә булган гаепләрне күрергә һәм хаталар өстендә эш алып барырга нигез булып тора, - диде  Рамил Сафиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International